Уразай — это название деревни, где родился мой папа. Это прекрасное место. Он написал о нем стихотворение, а я превратила его в песню. Мой папа ездит туда каждый год, это всего в ›100 км от Сарапула, где он сейчас живет, но для него это довольно серьезное дело. Раньше мне удавалось бывать в Сарапуле (расстояние от Мельбурна 13400 км) хотя бы раз в год, а иногда даже два раза в год. Это было поразительно для моих тетушек, которые говорили, что я приезжаю из Австралии чаще, чем они посещают свои деревни.
Я так рада, что проект наконец-то начинает набирать обороты. Почти два года я носила его в себе. Я так соскучилась по родным. И хотя теперь я уже могу приехать, но все-таки хочу дождаться европейского лета, и переждать тем самым последний вариант сами знаете чего. Надеюсь, к лету все-таки станет лучше. Но, честно говоря, я все-равно боюсь. Об этом первая песня, о борьбе со страхом и единении друзей для преодоления этого страха.
Спасибо всем, кто вложил частичку себя в этот трек: Мубай, Айдар Гайнуллин, Зарина Вильданова, Dan Tuffy, Deniz Bedretdin, Радиф Кашапов и, конечно же, Michiel Hollanders.
#fathersongproject #әтиҗыры
Уразай — ул әтиемнең туган авылы. Бу искиткеч урын! Ул аның турында шигырь язды, ә мин аны көйгә салдым. Әтием анда һәр ел кайта. Уразай Сарапулдан — тора торган урыны — 100 чакрым ераклыкта гына урнашкан, ләкин әтием бу эшкә бик җитди карый. Элек Сарапулга елына бер тапкыр булса да кайта идем (Мельбурн белән арасы — 13 400 чакрым), кайвакыт ике тапкыр кайтканым да булгалады. Минем апаларым гел моңа шаккаталар иде, чөнки алар туган авылларына миннән дә сирәгрәк кайтып керәләр икән.
Мин бик шат! Ниһаять, бу проект үсә. Ике ел чамасы аны үземдә йөрттем. Туганнар да сагындырды. Әйе, хәзер мин инде кайта да алам, ләкин европача җәйне көтәм — теге әйбернең соңгы чиген уздырыр өчен. Җәйгә барысы да яхшырыр дип, өметләнәм. Ләкин барыбер куркыта. Бу җыр да шушы курку белән көрәшер өчен якыннарың белән берләшү турында.
Бу трекка үз өлешен керткән һәркемгә дә рәхмәтемне җиткерәм: Мубай, Айдар Гайнуллин, Зәринә Вилданова, Dan Tuffy, Deniz Bedretdin, Рәдиф Кашапов һәм, әлбәттә, Michiel Hollanders.